Оригинальный текст
Тартыла йөрәгем кыллары,
Башымда мең төрле уйларым.
Җыр итеп әгәр мин көйләсәм,
Түгелер йөрәгем моңнары.
Кушымта:
Җырларым тик синең хакыңда,
Янамын сөюең утында.
Яндырып көйдердең йөрәкне,
Сүрелмәс сөюем давылда.
Чиртәсең йөрәгем кылларын,
Сагыш та, моң да бар түгелер.
Аңласаң мөхәббәт хисләрен,
Тормышлар гөлләргә төренер.
Кушымта:
Йөрәгем кыллары тибрәлә,
Хисләрем сәйләндәй тезелгән.
Уйларым җилләргә сибелә,
Ишетеп җырымны түз генә.
Кушымта:
Көйләрем, моңнарым, җырларым...
Син генә, бәгырем, син генә...
Русский перевод
Натянуты струны моего сердца,
В голове тысяча разных мыслей.
Если я сложу их в песню,
Изольются напевы моего сердца.
Припев:
Мои песни только о тебе,
Горю в огне твоей любви.
Сжег ты дотла моё сердце,
В неутихающем шторме моей любви.
Дёргаешь ты струны моего сердца,
Исчезнут и тоска, и печаль.
Если услышишь чувства любви,
Жизнь зацветёт цветами.
Припев:
Дрожат струны моего сердца,
Чувства мои, словно жемчуга, нанизаны.
Мысли мои рассеяны по ветру,
Услышь только мою песню.
Припев:
Мои мелодии, напевы, песни...
Только ты, мой милый, только ты...