Хыялымда парлы аккошлар

В мечте мои парные белые лебеди

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сизелми дә узган җәйләр, көзләр, Җирдә инде кабат ак кышлар... Тәрәзәмә төшкән бизәкләрдә Күрәм кебек йөзгән аккошлар... Йөзә алар горур, сыенышып, Тугрылыкта сихри көчләре. Көнләшепме әллә пар кошлардан, Дулкынлана күлнең өсләре. Әллә ярдан, әллә зәңгәр күктән, Ишетелә кебек алкышлар. Аккошларга карап, сокланышып, Шаулагандай зифа камышлар... Йөзә алар горур, сыенышып, Тугрылыкта сихри көчләре. Көнләшепме әллә пар кошлардан, Дулкынлана күлнең өсләре. Кояш күтәрелер озакламый, Алсуланган инде офыклар. Нурларына төреп, хыялымнан Югалырлар инде аккошлар. Йөзә алар горур, сыенышып, Тугрылыкта сихри көчләре. Көнләшепме әллә пар кошлардан, Дулкынлана күлнең өсләре.

Русский перевод

Незаметно ушли и лета, и осени, На земле снова белые зимы... В узорах, что легли на мое окно, Будто вижу плывущих лебедей... Плывут они гордо, прижавшись друг к другу, В верности - их чудесная сила. То ли завидует парам птиц И рябит поверхность озера. То ли с берега, то ли с синевы небесной Слышатся словно аплодисменты. На лебедей глядя, любуясь, Шумят, как бы, стройные камыши... Плывут они гордо, прижавшись друг к другу, В верности - их чудесная сила. То ли завидует парам птиц И рябит поверхность озера. Скоро солнце поднимется, Уж порозовели горизонты. В лучи завернуты, из моей мечты Скоро исчезнут лебеди. Плывут они гордо, прижавшись друг к другу, В верности - их чудесная сила. То ли завидует парам птиц И рябит поверхность озера.