Ятим бала

Сирота

Добавлено
12.11.2026
Обновлено
12.11.2026

Оригинальный текст

Сөйлим сезгә мин үзем турында Кечкенәдән ничек үскәнне. Сагыш дигән тирән диңгезләрне Нинди авырлык белән кичкәнне. Унсигез ел яшьлек гомеремне Туганнарым кулында кичердем. Синең балам диеп иркәләүне Мин, әни, төштә генә күрдем. Кышның аяусыз салкын көнендә Син мине ятим калдыргансың. Үзегезгә булсын балагыз дип Кечкенәдән мине тангансың? Унсигез ел яшьлек гомеремне Туганнарым кулында кичердем. Синең балам диеп иркәләүне Мин, әни, төштә генә күрдем. Алты айдан миңа әни булган Әтиемнең газиз апасы. Үзенекедәй итеп үстергән ул Булсам да мин ятлар баласы. Унсигез ел яшьлек гомеремне Туганнарым кулында кичердем. Синең балам диеп иркәләүне Мин әни төштә генә күрдем. Кечкенәдән ташлаган да мине Картлыгыңны уйларга иде. Үсеп җиткәч бала кирәктер шул Өметләнмә әнием соң инде. Синең хәзер кирәгең юк, әни, Хәзер мин үзем әти кеше. Шушындый язмышны белә торып Булмагыз минем әни төсле.

Русский перевод

Расскажу я вам о себе, Как я рос с малых лет, Как через глубокие моря Тоски с трудом переходил. Восемнадцать лет своей юности Я прожил в руках у родных. Как ласкают со словами «дитя моё», Я, мама, видел лишь во сне. В беспощадно холодный зимний день Ты оставила меня сиротой. «Пусть ребёнок будет вам», — сказав, С малых лет от меня отреклась? Восемнадцать лет своей юности Я прожил в руках у родных. Как ласкают со словами «дитя моё», Я, мама, видел лишь во сне. С шести месяцев мне мамой стала Родная старшая сестра отца. Вырастила меня, как своего, Хоть я и чужой ребёнок. Восемнадцать лет своей юности Я прожил в руках у родных. Как ласкают со словами «дитя моё», Я, мама, видел лишь во сне. Бросив меня с малых лет, О старости бы своей подумала. Вырастут — и дети, видно, нужны, Не надейся, мама, поздно уже. Ты теперь не нужна мне, мама, Теперь я и сам отец. Зная такую судьбу, Не будьте такими, как моя мать.