Оригинальный текст
Калдырма, калдырма көзләрдә ялгыз,
Кышларга, кышларга керә алмам.
Сагыш илендә калырмын,
Ак дөнья күрә алмам...
Калдырма, калдырма язларда ялгыз,
Җәйләргә, җәйләргә җитә алмам.
Яз белән җәйнең арасын
Ялгызым үтә алмам,
Сөюсез үтә алмам...
Калдырма, калдырма сөюдә ялгыз,
Бәхетемә җитә алмам.
Хыял илендә калырмын,
Ул илдән китә алмам.
Хыял иле җимерелер,
Үземнән китә алмам...
Русский перевод
Не оставляй, не оставляй осенью одну,
В зиму, в зиму я не войду.
В стране печали останусь,
Белого света не увижу...
Не оставляй, не оставляй весной одну,
До лета, до лета не дойду.
Меж весной и летом
Одна пройти не смогу,
Без любви не смогу...
Не оставляй, не оставляй в любви одну,
До счастья не дойду.
В стране мечты останусь,
Из той страны не уйду.
Страна мечты рухнет,
От самой себя не уйду...