Оригинальный текст
Ак кэр ява, ап-ак сагыш ява,
Йөрәгемә кунып кар яна.
Ник без аерым? Ярыбызны эзләп
Килдек бит без якты дөньяга.
Җаннарымны ап-ак сагыш сара,
Юлларымны күмә ак буран,
"Китмә!" - дигән синең хәбәрме бу?
Сөюләрең әллә хак булган..,
Яңа елга кердем ялгыз гына,
Арабызда ап-ак кыш кына.
"Китмә миннән, эзләп тапкан ярым!.."-
Өзелеп-өзелеп йөрәк кычкыра.
Сагышларым бураннарга салдым,
"Китәр юлларыма ят!" - дидем.
Ап-ак буран җаннарыңны урар,
Сөюләрем сине хак минем.
Русский перевод
Белый дым идёт, белая тоска идёт,
На сердце моё садится снег.
Зачем мы врозь? Мы же искали половинку
И пришли в этот светлый мир.
Белая тоска ранила души мои,
Снежные бураны завалили мои пути,
Это твой голос кричит: "Не уходи!?"
Твои поцелуи были истиной...
В Новый год я вошёл один,
Между нами лишь белая зима.
"Не уходи от меня, найденную мной половинку!.." -
С надрывом кричит разбитое сердце.
Мои тоски пустил в бураны,
"Ложись на мои дороги!" - сказал я.
Белый буран поразит твою душу,
Мои поцелуи будут истиной моей.