Балачак күге

Небо детства

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

1.Яратам болытлар күзләргә, Болытта сурәтләр эзләргә. Болытлар агалар, агалар, - Сурәтләр үзгәрә баралар. Ак болыт, күк болыт Агыла күк тулып, - Йә оча кош булып, Йә чаба ат булып, ак болыт. Бик ерак илләргә, Дөньялар иңләргә Китәр күк балачак болытка утырып, утырып. 2.Чакырам болытлар күзләргә, Тылсымлы дөньялар гизәргә. Болытлар агыла, агыла, - Болытта хыяллар чагыла. Ак болыт, күк болыт Агыла күк тулып, - Йә оча кош булып, Йә чаба ат булып, ак болыт. Биеклек чакыра, Офыклар артына Китәр күк балачак болытка утырып, утырып. Вап-пап- парампапам, вап-пап парампампапам, Китәрмен күк очып, болытка утырып, утырып.

Русский перевод

1.Люблю я в облаках искать глаза, В облаке образы вызывать. Облака плывут, плывут, - И картины в них меняют путь. Белое облако, синее облако Плывет, наполняя небо, - То птицей взлетит, То конем проскачет белое облако. В очень далекие страны, По мирам без края Уйдет словно детство, Сев на облако, сев на облако. 2.Зову я облака к своим глазам, Чтоб по волшебным мирам бродить. Облака плывут, плывут, - В облаке мечты отражены. Белое облако, синее облако Плывет, наполняя небо, - То птицей взлетит, То конем проскачет белое облако. Высота зовет, За горизонты Уйдет словно детство, Сев на облако, сев на облако. Вап-пап-парампапам, вап-пап парампампапам, Улечу как небо, сев на облако, сев на облако.