Оригинальный текст
Ялгыз җанны юатырга теләп,
Тәрәзәмә бизәк төшергән.
Бу кышлары синнән мең кат җылы,
Бураннарында да өшемәм.
Ах, синең дә туңган күңелеңне
Җылыта (а)лса икән бу буран.
Дөньяларын агартырдай булып,
Ак буранда басып торам.
Күкләр белән җирләр тоташкан чак,
Күкләр белән җирләр тоташ ак.
Син бүген дә мине ишетмәсәң,
Сөюемне буран йотачак.
Ах, синең дә туңган күңелеңне
Җылыта (а)лса икән бу буран.
Дөньяларын агартырдай булып,
Ак буранда басып торам.
Ялгыз калгач, син дә өшенерсең,
Күңелләрең мине төшенер.
Миннән мең кат җылы тоелыр буран,
Тәрәзәңә бизәк төшерер.
Ах, синең дә туңган күңелеңне
Җылыта (а)лса икән бу буран.
Дөньяларын агартырдай булып,
Ак буранда басып торам.
Ак буранда басып торам...
Русский перевод
Желая одинокую душу утешить,
Узор на моё окно опустила.
Эти зимы в тысячу раз теплее тебя,
И в метелях своих я не мёрзну.
Ах, если б и твоё застывшее сердце
Смогла согреть эта метель.
Словно освещая твой мир,
Стою я в белой метели.
Когда небеса с землёй соединились,
Небеса с землёй сплошь белы.
Если ты и сегодня меня не услышишь,
Мою любовь метель поглотит.
Ах, если б и твоё застывшее сердце
Смогла согреть эта метель.
Словно освещая твой мир,
Стою я в белой метели.
Когда останешься один, ты тоже замёрзнешь,
Твоё сердце меня поймёт.
В тысячу раз теплее меня покажется метель,
Узор на твоё окно опустит.
Ах, если б и твоё застывшее сердце
Смогла согреть эта метель.
Словно освещая твой мир,
Стою я в белой метели.
Стою я в белой метели...