Кайтыгыз, торналар

Возвращайтесь, журавли

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күл карап озатты Торналар китүен; Сагынып көтә ул Кабат яз җитүен. Чылбырдай тезелеп, Кайтыгыз, торналар; Бу күлдәй камышлы Гүзәл күл кайда бар? Йөрмәгез боегып, Каңгырып чит илдә; Оялар корырсыз Яңадан шул күлдә. Чылбырдай тезелеп, Кайтыгыз, торналар; Бу күлдәй камышлы Гүзәл күл кайда бар? Туган як күле киң, Күңелләр күлдәй киң; Туган җир тормышы Шул гүзәл күлгә тиң. Чылбырдай тезелеп. Кайтыгыз, торналар; Бу күлдәй камышлы Гүзәл күл кайда бар?

Русский перевод

Озеро взглядом Провожало их путь; С тоской ожидает Возвращенья весны. Цепочкой сплетаясь, Вернитесь, журавли; Где есть озеро такое, В камышах красоты? Не скитайтесь в печали, Не тужите вдали; Снова гнёзда вы свяжете На том же озере. Цепочкой сплетаясь, Вернитесь, журавли; Где есть озеро такое, В камышах красоты? Широко озеро края, И души широки; Жизнь родной стороны Тому озеру сродни. Цепочкой сплетаясь, Вернитесь, журавли; Где есть озеро такое, В камышах красоты?