Туган авылым Кызыл Яр

Родная деревня Кызыл Яр

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Җәйләр җиткәч, безнең әрәмәгә Кайта сайрар кошлары. Күңелгә бит син шундый якын, Хәтта салкын кышларың. Балачакларның эзләре калган, Туган авылым Кызыл Яр. Җанга куәтләр, дәртләр өстәүче Әл дә ярый, үзең бар. Дус, тату булып кына яшәгән Кунакчыл шул бездә халык. Килегез, әйдә, безнең якларга, Китәрсез әле таң калып. Балачакларның эзләре калган, Туган авылым Кызыл Яр. Җанга куәтләр, дәртләр өстәүче Әл дә ярый, үзең бар. Ни диепләр лә сөйләсәләр дә, Туган җирең якын инде. Һәрвакытта ул шат, колачын җәеп, Каршы алыр ул сине. Балачакларның эзләре калган, Туган авылым Кызыл Яр. Җанга куәтләр, дәртләр өстәүче Әл дә ярый, үзең бар. Туган авылым Кызыл Яр...

Русский перевод

Когда приходит лето в наш овраг, Возвращаются певчие птицы. Ты душе моей так близка, Даже зимы твои, хоть холодны. Следы детства остались здесь, Родная деревня Кызыл Яр. Силе и пылу сердца придаёшь, Хорошо, что ты у нас есть. Дружно, в мире живёт Гостеприимный наш народ. Приезжайте к нам в края, Уедете, зарёй очарованны. Следы детства остались здесь, Родная деревня Кызыл Яр. Силе и пылу сердца придаёшь, Хорошо, что ты у нас есть. Что бы ни говорили, Родная земля всё равно близка. Всегда она рада, распахнув объятья, Встретит непременно тебя. Следы детства остались здесь, Родная деревня Кызыл Яр. Силе и пылу сердца придаёшь, Хорошо, что ты у нас есть. Родная деревня Кызыл Яр...