Сыңар алка

Одиночная серьга

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бүләк иткән пар алкаңның Югалды сыңарлары. Үземне дә ялгыз итте Язмышның сынаулары. Йөрәгемне, әй, телгәли Бу язмышның сынавы. Парлы дигән алканың да Кала икән сыңары. Ялгыз гына яшәү җирдә Кемгә дә җиңел түгел. Сыңар алка күргән саен Әрни ул минем күңел. Йөрәгемне, әй, телгәли Бу язмышның сынавы. Парлы дигән алканың да Кала икән сыңары. Бүләк иткән сыңар алкаң Йөри куен кесәмдә. Үткәннәрем кире кайтмас Ничә салып кисәм дә. Йөрәгемне, әй, телгәли Бу язмышның сынавы. Парлы дигән алканың да Кала икән сыңары.

Русский перевод

Парные серёжки подаренные, Потерялись поодиночке. И меня одинокой сделали Судьбы испытания. Сердце моё, о, ранит Это судьбы испытание. Парными званными серёжки твои Остались, говорят, в одиночку. Одинокой лишь жить на земле Никому не легко. Одиночную серьгу видя всякий раз Болит, знаете ли, моё сердце. Сердце моё, о, ранит Это судьбы испытание. Парными званные серёжки твои Остались, говорят, в одиночку. Подаренную одиночную серьгу твою Ношу в кармане у груди. Прошлое моё не вернётся, Сколько бы дней я ни отмеряла. Сердце моё, о, ранит Это судьбы испытание. Парными званные серёжки твои Остались, говорят, в одиночку.