Оригинальный текст
Кайтыйк әле, күбрәк кайтыйк әле
Туган йортның уты янганда.
Балачакка кайткан кебек бит ул
Бар туганнар бергә булганда.
Ерак димик, кайтмый тормыйк әле,
Бертуганнар җыела дисеннәр.
Балалар да күрсен туган йортны,
Кайтыр юлны һәрчак белсеннәр.
Туганнарча хәбәрләшеп яшик,
Туган йортка юлны онытмый.
Әткәй-әнкәй безне көтәләр бит
Самавырны һич тә суытмый.
Ерак димик, кайтмый тормыйк әле,
Бертуганнар җыела дисеннәр.
Балалар да күрсен туган йортны,
Кайтыр юлны һәрчак белсеннәр.
Балкып торсын тәрәзәдә утлар,
Төтен чыксын морҗа башыннан.
Туганнарны саг(ы)нып кайтып йөрик,
Авыз итеп әнкәй ашыннан.
Ерак димик, кайтмый тормыйк әле,
Бертуганнар җыела дисеннәр.
Балалар да күрсен туган йортны,
Кайтыр юлны һәрчак белсеннәр.
Русский перевод
Давайте вернёмся, почаще вернёмся
Туда, где в родном окне огонь.
Словно в детство возвращаемся,
Когда родня вся собирается в один дом.
Не скажем «далеко», не станем медлить,
Пусть скажут: братья-сёстры собрались.
Пусть дети тоже видят отчий дом,
И путь обратно пусть им будет известен.
Будем по-родному жить, вестями обменяться,
Дорогу к отчему порогу не забыть.
Отец и мать ведь ждут нас неизменно,
Самовар их ни на миг не остывает.
Не скажем «далеко», не станем медлить,
Пусть скажут: братья-сёстры собрались.
Пусть дети тоже видят отчий дом,
И путь обратно пусть им будет известен.
Пусть в окнах свет сияет и горит,
Пусть дым из трубы поднимется в небеса.
С тоской по родным будем возвращаться,
Чтоб хлебнуть материнской пищи.
Не скажем «далеко», не станем медлить,
Пусть скажут: братья-сёстры собрались.
Пусть дети тоже видят отчий дом,
И путь обратно пусть им будет известен.