Хатлар

Письма

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Таңга кадәр утырып, хатлар язам тутырып, Бу хатларым барып җитәрме? Ярты юлда калмый, илтеп тапшырырга Сабырлыгым җитеп бетәрме? Хатлар яздым, үткәннәргә, Илтеп бирмәсемне белсәм дә. Сулар кире акмый шул, еллар кире кайтмый шул, Кайтуыңны күпме көтсәң дә. Хисләрем бушкан саен, утырып хатлар яздым, Тик берсен дә илтеп бирмәдем. Бөтенесен бергә, күңелем сандыгына, Серләр итеп, салып бикләдем. Хатлар яздым, үткәннәргә, Үткән гомер - еллар баскычы. Баскычына басып үрелеп карыймын Кайда икән бәхет бакчасы? Хатлар яздым, үткәннәргә, Илтеп бирмәсемде белсәм дә. Сулар кире акмый шул, еллар кире кайтмый шул, Кайтуларын өзелеп көтсәң дә.

Русский перевод

До зари, не смыкая глаз, письма пишу, как приказ - Дойдут ли эти строки хоть куда-нибудь? Хватит ли терпенья мне, чтоб не на полпути, А доставить, донести, не свернуть? Письма писала в прошлое, Зная: не вручить их никому. Воды вспять не повернуть, годы вспять не вернуть - Сколько ни зови, не придут. Как пустели чувства мои, я сидела, письма писала, Но ни одного так и не отнесла. Все собрала вместе я в сундуке души, Как тайны, сложила и заперла. Письма писала в прошлое, Прежняя жизнь - лестница лет. На ступени встав, тянусь и смотрю: Где же сад, где мой светлый рассвет? Письма писала в прошлое, Зная: не вручить их никому. Воды вспять не повернуть, годы вспять не вернуть - Сколько ни жди, не придут.