Туган авылым - Айбаш (икенче вариант)

Родная деревня моя - Айбаш (второй вариант)

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Җырласам да, һич басылмый Йөрәгем сагышлары. Төшләремә керә һаман Айбашым тавышлары. Кушымта: Куш чишмәнең саф суларын Туйганчы эчәм әле. Яшел хәтфә болыныңда Ятып ял итәм әле. Болыныңда - чалгы тавышы, Кырларда - тургай моңы. Комбайн гүләүләре ул - Егетнең дәртле җыры. Сабантуйлар гөрләп уза Чыршыбый болынында. Батырлар көч алышалар Зур көрәш мәйданында. Мәчетеңнең манарасы Ерактан балкып тора. Эш сөючән халкың синең, Гашыйк ул җырга-моңга.

Русский перевод

Пою - а в сердце не стихает Тоска моя, как прежде, жива. И в сны мои всё вновь влетает Айбаша родного голоса. Припев: Пью до сыта воду чистую Из двойного родника. На лугу, в зелёном бархате, Я лежу - отдыхаю пока. На лугу - звенит коса, В полях - жаворонка песня. Гул комбайнов - это он, Парня удаль - песнь от сердца. Сабантуй гремит и льётся На лугу Чыршыбый. Богатыри там мерят силу На арене борьбы большой. Минарет твоей мечети Издали сияет свет. Трудолюбивый твой народ - Влюблён в песню и в напев.