Оригинальный текст
Тәрәзәгә кемдер килеп: "Юл көтә!" - дигәч,
Күңелләргә җыелганны әйтәсем килгәч,
Далаларга чыгып күккә кычкырсам әгәр,
Мин әйтергә теләгәнне аңлармы күкләр?
Зәңгәр күктә ялгыз болыт,
Оча белсәм - очар идем болыт булып,
Болыт булып, күңелем тулып,
Явар идем бер иртәдә яңгыр булып.
Әйтсәләр миңа: "Син, - диеп, - борчылма юкка,
Һаман юллар эзләмә, - дип, - ашыкма, тукта!"
Әллә дөрес ишеттемме, әллә соң ялгыш,
Күктән килде көткән җавап: "Юл - синең язмыш!"
Зәңгәр күктә ялгыз болыт,
Оча белсәм - очар идем болыт булып,
Болыт булып, күңелем тулып,
Явар идем бер иртәдә яңгыр булып.
Русский перевод
Кто-то к окну подошёл и шепнул: «Путь зовёт!» - вот и всё,
И душе, переполненной, хочется выговорить то, что несёт.
Если выйду в поля и к небесам закричу на ветру,
Поймут ли небеса, что сказать я хочу?
В синем небе - одинокая туча,
Если б мог улететь - улетел бы тучей,
Тучей стал бы, душой наполнясь,
И однажды на зорьке пролился бы дождём.
Если скажут мне: «Ты, - мол, - зря не тревожься,
Не ищи всё дороги, - мол, - не спеши, остановись!»
То ли верно услышал, то ли поздно, то ли враз,
С неба пришёл ожидаемый ответ: «Путь - твоя судьба!»
В синем небе - одинокая туча,
Если б мог улететь - улетел бы тучей,
Тучей стал бы, душой наполнясь,
И однажды на зорьке пролился бы дождём.