Тормыш бәете

Плач о жизни

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Агыйделдә ак кораб, Утырдым алга карап. Ике якта - ике яр, Илдә әллә ниләр бар. Бата-калка йөзәбез, Бар нәрсәгә түзәбез. Мин исә кайгырмыймын - Күргәнемне җырлыймын. Ак сирень, зәңгәр сирень, Сорамагыз да - бирмим. Утырыгыз, иптәшләр - Тормыш бәетен сөйлим. Агыйделдә бакалар да Баталар да калкалар. Безгә матур сүзләр сөйләп, Илне һаман саталар. Машинада дөбер-шатыр Юл җимертеп чабабыз. Кайгырмыйбыз, асфальтны да Кар өстенә салабыз. Ак сиреньнең чәчәкләрен Сезгә диеп өзәлмыйм. Бөтен белгән нәрсәләрне Сөйләмичә түзәлмыйм. Яраткан Җирне Ходай, Булдырган йолдыз-айлар. Калган бөтен нәрсәне дә Ясаганнар Кытайлар. Күктән таш ыргытканнар Кремль турыларына. Ялгышып тидергәннәр, ди, Чиләбе кырларына. Агыйдел агып ята, Ак сирень чәчәк ата. Бөтенебез эшләмичә Бай яшәргә ярата. Каймак ашап, сөтләр эчтек, Майонезен яраттык. Ничә еллар җырлый-җырлый "Вамин"ны да тараттык. "Акча күп" дип мактанмагыз, Тоталар да ябалар, Беркайда да качып булмый, Лондоннан да табалар. Агыйделне кичкәннәр, Ак сиреньне кискәннәр. Безгә дигән акчаларны Урлап качып киткәннәр. Берсе җырлый, берсе бии, Берсе яза шигырьләр. Кырык биш мең кеше карый: Футбол уйный негрлар. Путин абый әйтте: "Безне Көтә матур киләчәк!" Болай булса - бөтен кырлар Гөлләргә күмеләчәк. Тыкрык, фонарь, улица, Йөгереп китә курица. Мин хотел аны поймать: Тоттырмады, чукынчык... Агыйделдә ак кораб, Утырдым алга карап. Ике якта - ике яр, Илдә әллә ниләр бар. Бата-калка йөзәбез, Бар нәрсәгә түзәбез, Мин исә кайгырмыймын, Күргәнемне җырлыймын. Ак сирень, зәңгәр сирень, Бөтен белгәнне сөйлим. Ике якта - ике яр, Илдә әллә ниләр бар. Агыйделдә ак кораб, Утырдым алга карап...

Русский перевод

На Агидели белый корабль, Сижу, гляжу вперед. По двум бокам - два берега, В стране чего лишь нет. То тонем, то всплываем мы, Все вынести готовы. А я не унываю - Пою о том, что видел. Белая сирень, синяя сирень, Не просите - не отдам. Садитесь, друзья-товарищи, Про жизнь балладу спою. И на Агидели лягушки То тонут, то всплывают. Нас сладкими словами Страну все распродают. В машинах - грохот, треск, Дороги в щепки рвем. Не тужим - и асфальт По снегу стелем днем. Цветы сирени белой Вам для вас не сорву. Все, что знаю, удержать Без слова не смогу. Землю Бог полюбил, Создал звезды и луну. А все, что осталось, Китайцы сотворили. С неба камень бросили В кремлевские верха. Промахнувшись, говорят, Упал на Челябу поля. Агидель течет-струится, Белая сирень цветет. Каждый любит жить богато, Ничего не делая. Сметану ели, молоко пили, Майонез любили. Сколько лет, поя-поя, И "Вамин" развалили. Не хвалитесь, мол, "денег тьма" - Схватят тут и запрут, Нигде не скрыться - И в Лондоне найдут. Агидель перешли, Белую сирень срезали. Деньги, что были нам, Украли - и пропали. Один поет, другой танцует, Третий пишет стихи. Сорок пять тысяч смотрят: В футбол играют негры. Дядя Путин сказал: "Нас Ждет прекрасное будущее!" Если так пойдет - Поля утонут в цветах. Переулок, фонарь, улица, Курица бежит спеша. Хотел ее поймать: Не далась, проклятая... На Агидели белый корабль, Сижу, гляжу вперед. По двум бокам - два берега, В стране чего лишь нет. То тонем, то всплываем мы, Все вынести готовы, А я не унываю, Пою о том, что видел. Белая сирень, синяя сирень, Все, что знаю, расскажу. По двум бокам - два берега, В стране чего лишь нет. На Агидели белый корабль, Сижу, гляжу вперед...