Рәхмәт, Тәңрем

Спасибо тебе, Тәңрем

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бүген алсу таңнар атты, Таңда җиргә чыклар ятты - Рәхмәт, Тәңрем. Иркен сулыш, тыныч җаным, Өмет белән яшим тагын - Рәхмәт, Тәңрем. Ялгыз түгел - янда парым, Җиңәрлек бүген барын - Рәхмәт, Тәңрем. Күгем аяз, ачык юлым, Сау-сәламәт аяк-кулым - Рәхмәт, Тәңрем. Ни булса да бу тормышта, Миңа җан иңдергән өчен, Сау балалар тудырып, парлар Биргән өчен, рәхмәт, Тәңрем. Еллар авыр, борма юллар, Кичә-кичә утлар-сулар Яши кеше. Һәр көнендә бәхет көтеп, Күкләрдән күп өмет итеп, Яши кеше. Авырлыклар биргән өчен, Дөньяга китергән өчен Рәхмәт, Тәңрем. Киләчәк һәм үткән өчен, Сөю колы иткән өчен Рәхмәт, Тәңрем. Ни булса да бу тормышта, Миңа җан иңдергән өчен, Сау балалар тудырып, парлар Биргән өчен рәхмәт, Тәңрем.

Русский перевод

Сегодня алый рассвет взошел, На заре роса легла на землю - Спасибо тебе, Тәңрем. Вольный вдох и мир в душе, Я опять живу надеждой - Спасибо тебе, Тәңрем. Я не один - со мной моя пара, Сегодня всё мне по силам - Спасибо тебе, Тәңрем. Небо чисто, путь открыт, Целы-здоровы руки, ноги - Спасибо тебе, Тәңрем. Что бы ни было в этой жизни, За то, что душу мне вдохнул, За здоровых детей и за пары, Что даруешь, спасибо, Тәңрем. Годы тяжки, тропы кривы, Через огни и воды Живет человек. В каждом дне он счастья ждет, Много надежд возносит к небу, Живет человек. За трудности, что посылаешь, За то, что в мир меня привел - Спасибо, Тәңрем. За грядущее и за прошлое, За то, что сделал рабом любви - Спасибо, Тәңрем. Что бы ни было в этой жизни, За то, что душу мне вдохнул, За здоровых детей и за пары, Что даруешь, спасибо, Тәңрем.