Оригинальный текст
Өлгермибез, һаман өлгермибез без
Сандугачлар моңын тыңларга.
Һаман эштә, һаман мәшәкатьләрдә,
Вакыт та юк юк-бар уйларга.
Заман шундый, без ашыгып барабыз,
Ашыкмасаң - узып китәләр.
Тормыш шундый, һаман соңга калабыз,
Адым саен юлда киртәләр.
Таң җилләре каеннарны сыйпый,
Күренмичә сайрый сандугач.
Кошлар сайраганын, таңның җилен
Тыңларбыз тормышлар җайлангач.
Өлгермибез, һаман өлгермибез без,
Байлык кирәк тормыш көтәргә.
Кемнәрдәндер куып җиткермәскә дә,
Кемнәрнедер узып китәргә.
Заман шундый, кешедәй яшисе дә,
Күрмәгәнне килә күрәсе.
Шуңа күрә туктамый чабасы да
Сандугач тавышсыз түзәсе.
Таң җилләре каеннарны сыйпый,
Күренмичә сайрый сандугач.
Кошлар сайраганын, таңның җилен
Тыңларбыз тормышлар җайлангач.
Өлгермибез, һаман алга чабабыз,
Онытылган дуслар, туганнар.
Һәр көн саен яңа борчу табабыз:
Бик еракта безне узганнар.
Еллар үткәч, тормыш малы житә дә
Таң җилләре исеп туктагач.
Зират өсте яшел каеннарында
Сайрый таңда үлмәс сандугач.
Еллар үткәч, тормыш малы җитә дә
Таң җилләре исеп туктагач.
Зират өсте яшел каеннарында
Сайрый таңда үлмәс сандугач.
Таң җилләре каеннарны сыйпый,
Күренмичә сайрый сандугач.
Кошлар сайраганын, таңның җилен
Тыңларбыз тормышлар җайлангач.
Русский перевод
Не успеваем, всё не успеваем мы
Послушать песню соловья.
Всё на работе, в суете бескрайней,
И времени нет на пустяки.
Такое время: мы спешим вперёд,
Не поспешишь - тебя обгонят.
Такова жизнь: мы всё отстаём,
На каждом шаге преграды в пути.
Ветра рассвета гладят берёзы,
Невидимым пеньем поёт соловей.
Пенье птиц и дыханье рассвета
Послушаем, когда уладится жизнь.
Не успеваем, всё не успеваем мы,
Нужна нам роскошь, чтоб жизнь удержать.
Кого-то догнать не удастся,
Кого-то придётся обогнать.
Такое время: жить бы по-человечески,
И неизведанное ещё увидим.
Потому и мчимся без остановки,
И терпим без голоса соловья.
Ветра рассвета гладят берёзы,
Невидимым пеньем поёт соловей.
Пенье птиц и дыханье рассвета
Послушаем, когда уладится жизнь.
Не успеваем, всё дальше мчимся,
Забытые друзья и родня.
День ото дня находим новую тревогу:
Далеко впереди те, кто нас обогнал.
Когда пройдут года и нажитое есть,
И ветер рассвета перестанет дуть,
Над кладбищем, в зелёных берёзах
На зорьке поёт бессмертный соловей.
Когда пройдут года и нажитое есть,
И ветер рассвета перестанет дуть,
Над кладбищем, в зелёных берёзах
На зорьке поёт бессмертный соловей.
Ветра рассвета гладят берёзы,
Невидимым пеньем поёт соловей.
Пенье птиц и дыханье рассвета
Послушаем, когда уладится жизнь.