Мең еллар (Тиз үтә еллар)

Тысяча лет (Быстро проходят годы)

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тиз үтә еллар, Ә күктә без туганда янган йолдызлар, Һич үзгәрмичә, hаман да шулай ук Җемелдәп яналар... Һаман да чылтырый чишмәләр шулай ук таңнарда, Һаман да ачы әрем исен тарата далада Җил сыйпап узганда... Без гел бер уйда, Әйтерсең бер ялгыз яшибез дөньяда. Бар могҗизалар була бит бары тик Без җиргә туганга... Мең еллар таулардан шулай ук чишмәләр агалар, Мең еллар күкләрдә шулай ук йолдызлар яналар, Мәңгелекләр алар... Ник кыска гомер? Кичә янган учак буген салкын күмер. Тик китсәк тә без, Әрем үсәр, чишмә агар, күк күренер.. Мең елдан чишмәләр шулай ук агарлар таулардан, Мең елдан язларын әрем исе килер даладан, Без үткән юллардан...

Русский перевод

Быстро проходят годы, А в небе звезды, что вспыхнули в час нашего рождения, Ни капли не изменившись, все так же Мерцая, горят... Все так же звенят родники на рассветах, Все так же горький полынный дух разливается в степи, Когда ветер ласково проходит... Мы все в одной мысли, Словно одиноко живем мы на свете. Все чудеса случаются лишь потому, Что мы родились на земле... Тысячу лет из гор так же текут родники, Тысячу лет в небесах так же горят звезды, Они - вечность... Почему так коротка жизнь? Вчерашний костер сегодня - холодный уголь. Но даже когда уйдем мы, Польынь вырастет, родник потечет, небо откроется... Через тысячу лет родники так же потекут с гор, Через тысячу лет весной полынный дух придет из степей, По нашим пройденным тропам...