Карт бүре

Старый волк

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Шомлы кара урман, Ак карлар тапталган, Бөтенесе дә нидер көтә. Кычкырды саескан: "Карт бүре арыган, Ул сезне бүген ташлап китә!" Сусап яңа иткә Яшь бүреләр көтә, Вакыт-вакыт куялар улап. Үз хәлен аңлаган, Мең тапкыр санаган, Карт бүре басып тора уйлап. Белә кара урман, Нинди сукмаклардан Карт бүре көтүне йөрткәнен. "Минеке хак", - диеп, "Безнең сукмак ", - диеп, Аю белән дә өзешкәнен. Яшь бүреләр исә Гәүдәгә тиз үсә, Карт бүре тапкан ашап итне. Тик килә беләсе: Шулардан берәрсе Ияртә алырмы көтүне?! Сакланып атларга, Салган сукмаклардан Саклап аучылардан көтүне. Капканны күрергә, Тапканны бүлергә Көтүдә онытмый беркемне... Дәшми кара урман, Тынды төнге буран, Бөтенесен озак уйлады. Сукмакларны салган, Эзләрне күп калган Карт бүре бер читкә атлады. Дәшми тора көтү, Җиңел түгел китү, Бөтенесе никтер куркынган. Әйтерсең саташкан Кычкыра саескан: "Нәрсә көтә сине, әй, урман?" Шомлы кара урман, Ак карлар тапталган, Бөтенесе дә нидер көтә. Бу көтүне җыйган Карт бүре арыган, Ул бүген мәңгелеккә китә... Ул бүген мәңгелеккә китә.

Русский перевод

Хмурый черный лес, Белым снегом укрыт, Всё чего-то ждёт. Прокричала сорока: "Старый волк устал, Вас он сегодня покидает!" Жаждя свежего мяса, Молодые волки ждут, Время от времени воют. Свое положение понимая, Тысячу раз считая, Старый волк стоит, задумавшись. Знает черный лес, По каким тропам Волк стадо водил. "Наши права", - говорил, "Наш троп", - говорил, И с медведем спорил. Молодые же волки Телом быстро растут, Тем мясом питаясь, что волк старый добыл. Только вопрос остается: Смогут ли из них Стадо вести?! Осторожно ступая, По проложенным тропам, Стадо от охотников защищая. Капкан увидеть, Добычу разделить Никто в стаде не забудет... Молчит черный лес, Утихла ночная буря, Всё долго обдумывалось. Тропы проложены, Следов много оставил Старый волк, шагнув в сторону. Молчит стадо, Не easy уход, Всё почему-то страшно. Будто сбившись, Кричит сорока: "Чего ты ждешь, о лес?" Хмурый черный лес, Белым снегом укрыт, Всё чего-то ждёт. Это стадо собравший, Старый волк устал, Он сегодня уходит навсегда... Он сегодня уходит навсегда.