Оригинальный текст
Яланаяк зәңгәр күзле сабый
Бу тормышта бик күпне аңламый.
Ул, дөньяда барысын белүче
Әнисеннән кабат-кабат сорый.
Нигә, әни, бу күкләр гел зәңгәр,
Нигә сары икән бу бәбкәләр?
Ник кайнар кояш, нигә салкын ай,
Ник кычыткан авырттыра шулай?
Әйт әле, әни, кая китәләр,
Бик картайгач бабайлар-әбиләр?
Әйт әле, әни, кая китәләр,
Бик картайгач бабайлар-әбиләр?
Нигә, әни, пешерә бу ялкын,
Нигә җәйләр җылы, кышын салкын?
Ник бу абый безнеңчә сөйләми,
Нигә этләр урманда яшәми?
Бу кибеттә нәрсәләр саталар,
Ник төннәрен йокларга яталар?
Каян кайта, бу кошлар яз көне,
Кем зәңгәргә буяган бу күлне?
Син кушмасаң, мин чыкмам уйнарга,
Тик, әнием, беркайчан картайма!
Син кушмасаң, мин чыкмам уйнарга,
Тик, әнием, беркайчан картайма!
Нигә, әни, кошларга аталар?
Нигә, әни, бу өйне ваталар?
Нигә җирдә йоклаган бу абый?
Һаман сорый, һаман сорый сабый..
Нәрсә яхшы була? Нәрсә начар?
Кай тарафка илтә кайсы юллар?
Һәр сорауга җаваплар бирергә,
Тик әниләр барысын да белә...
Әйт әле, әни, нигә кешеләр
Кайчакларда бер ялгыз яшиләр?
Әйт әле, әни, нигә кешеләр
Кайчакларда бер ялгыз яшиләр?
Яланаяк зәңгәр күзле бала
Әзерләнә тормышка атларга.
Тел очына сораулар эленгән,
Иң беренче җаваплар әнидән.
Нигә төнлә биклиләр ишекне?
Нигә әни еладың бер көнне?
Кай җирләрдән алдыгыз сез мине?
Безнең әти яратамы сине?
Кайчакта мин караңгыдан куркам,
Мин, әнием, сине бик яратам!
Кайчакта мин караңгыдан куркам,
Мин, әнием, сине бик яратам!
Русский перевод
Босоногий, синеглазый малыш
В этой жизни многого не поймёт.
Он у мамы, что всё знает на свете,
Снова и снова спрашивает всерьёз:
Почему, мама, небо всегда синее,
Почему же жёлтые эти птенцы?
Почему солнце жгучее, месяц холодный,
Почему крапива так больно жжёт?
Скажи мне, мама, куда уходят
Бабушки и дедушки, состарясь?
Скажи мне, мама, куда уходят
Бабушки и дедушки, состарясь?
Почему, мама, пламя печёт,
Почему летом тепло, а зимой холодно?
Почему этот дядя не говорит как мы,
Почему собаки в лесу не живут?
Что в этой лавке продают,
Почему по ночам ложатся спать?
Откуда весной возвращаются птицы,
Кто в синеву раскрасил это озеро?
Если не скажешь, я не выйду играть,
Только, мамочка, никогда не старей!
Если не скажешь, я не выйду играть,
Только, мамочка, никогда не старей!
Почему, мама, по птицам стреляют?
Почему, мама, этот дом ломают?
Почему на земле лежит этот дядя?
Всё спрашивает, всё спрашивает малыш...
Что хорошо? Что плохо?
Куда ведут разные дороги?
На каждый вопрос ответить,
Но мамы всё знают...
Скажи мне, мама, почему люди
Иногда живут совсем одни?
Скажи мне, мама, почему люди
Иногда живут совсем одни?
Босоногий синеглазый ребёнок
Готовится шагнуть в жизнь.
На кончике языка вопросы,
Первые ответы - от мамы.
Почему ночью запирают двери?
Почему ты, мама, плакала однажды?
Откуда вы взяли меня?
Наш папа любит ли тебя?
Иногда я темноты боюсь,
Я, мама, очень тебя люблю!
Иногда я темноты боюсь,
Я, мама, очень тебя люблю!