Алсу (өченче вариант)

Алсу (третий вариант)

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ят шәһәрнең кичке урамнары, Урамнарда тузан бураннары. Шул буранда басып тора моңсу, Сөембикә нәселеннән - матур Алсу. Кемне көтә, ниләр өмет итә, Юлдан матур машиналар үтә. Онытылган бүген ана-ата, Чибәр Алсу матур тәнен сата. Онытылган бәбкә үләненнән Яланаяк йөгереп йөргәне, Дәү әнинең җылы кочагында Матур-матур төшләр күргәне. Онытылган тәүге саф мәхаббәт, Күз яшьләре аша сөюләр, Иреннәрең куркып дерелдәве, "Мин яратам сине" диюләр. Ялгыз түгел, туктый машиналар, Төрле ирләр сөя Алсуны. Акча кирәк матур яшәр өчен, Басар өчен тәүге ярсуны. Ерак авыл гади ата-ана Эшли, түгеп ачы тирләрен. Укый Алсу безнең, зур шәһәрдә укый... Кочагында пычрак ирләрнең: Өрек саткан сасы базар карты, Гамьсез түрә, шаян егетләр - Барсын сөя Алсу, тешен кысып сөя, Урам тулы Алсу кебекләр. Сөя алар матур машинада, Фатирларда, пычрак өйләрдә. Ирләр көлә, ямьсез итеп көлә, Кызлар түгел алар, коллар ирләргә. Укы балам, диеп ата-ана Шәһәрләргә кызлар озата. Күпме кызлар, тормыш фәнен укып, Яшәр өчен матур тәнен сата. Ят шәһәрне пычрак тузан баскан, Күпме кызлар бүген урамда. Авылларын, нәселләрен онытып, Төренгәннәр соры томанга. Онытылган бәбкә үләненнән Яланаяк йөгереп йөргәне, Дәү әнинең җылы кочагында Тәмле-тәмле төшләр күргәне... Өрек саткан сасы базар карты, Гамьсез түрә, шаян егетләр - Барсын сөя Алсу, тешен кысып сөя, Урам тулы Алсу кебекләр. Сөя алар матур машинада, Фатирларда, пычрак өйләрдә. Ирләр көлә, ямьсез итеп көлә, Кызлар түгел алар, коллар ирләргә.

Русский перевод

Вечерние улицы чужого города, На улицах метут пыльные бураны. В том буране стоит печально Из рода Сююмбике - красавица Алсу. Кого ждёт, на что надеется, По дороге проезжают красивые машины. Забыты сегодня мать и отец, Прекрасная Алсу продаёт своё красивое тело. Забыто, как младенцем качали, Как бегала босиком, Как в тёплых объятиях бабушки Видела прекрасные-прекрасные сны. Забыта первая чистая любовь, Признания сквозь слёзы, Как губы дрожали от страха, Когда говорили "Я люблю тебя". Не одна она, останавливаются машины, Разные мужчины любят Алсу. Нужны деньги, чтобы красиво жить, Чтобы утолить первую жажду. В далёком селе простые родители Работают, проливая горький пот. Учится наша Алсу, в большом городе учится... В объятиях грязных мужчин: Рыночная старуха, торгующая требухой, Беззаботные господа, наглые парни - Пусть все любят Алсу, стиснув зубы любят, Улица полна таких, как Алсу. Любят их в красивых машинах, В квартирах, в грязных домах. Мужчины смеются, безобразно смеются, Они не девушки, они рабыни для мужчин. Учись, дитя, - говоря, родители Отправляют дочерей в города. Сколько девушек, изучив науку жизни, Продают своё красивое тело, чтобы жить. Чужой город покрыт грязной пылью, Сколько девушек сегодня на улице. Забыв свои сёла, свой род, Они погрузились в серый туман. Забыто, как младенцем качали, Как бегала босиком, Как в тёплых объятиях бабушки Видела сладкие-сладкие сны... Рыночная старуха, торгующая требухой, Беззаботные господа, наглые парни - Пусть все любят Алсу, стиснув зубы любят, Улица полна таких, как Алсу. Любят их в красивых машинах, В квартирах, в грязных домах. Мужчины смеются, безобразно смеются, Они не девушки, они рабыни для мужчин.