Әкият (икенче вариант)

Сказка (второй вариант)

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Балачакка бер кайтыйм дип, Хыялымда адашыйм дип, Әбием әкиятләрен барлыйм дип тагын бер кат, Шәһәр тавышыннан туеп, Авылым инеше буе Ялгызым гына үтәм мин Карт өянкеләр санап, Су буенда кем йөри, Нигәдер мине күрми, Зур күкрәкле су анасы һаман тарагын эзли. Ерак түгел урманда Уяна ай тулганда Баһадирдай шүрәлеләр кети-кети уйнарга. Инеш буе камышларын, Саесканнар тавышларын, Авылымның җылы җилен, Кечкенә бака күлен, Убырлы карчык югалган, Үги кыз сукмагын салган Куркыныч кара урманны сагынып кайттым бүген. Күктә йолдыз сибелгән, Тимер казык җидегән Йолдызлар арасында, тик болытлар кача җилдән. Кемдер хәзинә күмгән, Шуңамы башын игән, Мин иң карты монда диеп утыра ялгыз имән. Шифалы суын эчәргә Тезләнеп изге чишмәгә, Абага чәчәк атканын төн буе көтеп калам. Карт имәнгә килеп кунган Ябалак та уйга чумган, ул да миңа әйтә сыман: "Кайттыңмы?" - диеп, балам. Су буенда кем йөри, Нигәдер мине күрми, Зур күкрәкле су анасы һаман тарагын эзли. Ерак түгел урманда Уяна ай туганда, Баһадирдай шүрәлеләр кети-кети уйнарга. Күктә йолдыз сибелгән, Тимер казык җидегән Йолдызлар арасында тик, Болытлар кача җилдән. Кемдер хәзинә күмгән, Шуңамы башын игән. Мин иң карты монда диеп утыра ялгыз имән. Мин иң карты диеп, утыра ялгыз имән. Кайгыларымны онытып, үткәнгә кайтып киләм.

Русский перевод

Хочу вернуться в детство хоть раз, В мечтах своих потеряться, Сказки бабушкины перебираю Всё снова и снова. От городского шума сбегая, К речке родной, Одинокой тропой иду я, Считая старые холмы. Кто гуляет у воды, Почему-то не видит меня, Властительница вод Всё ищет свою расчёску. В лесу недалеко, Когда луна восходит, Богатыри-лешие Играют в прятки до утра. Тростник у реки, Голосок стрекоз, Тёплый ветерок родной,нМаленькое озеро, Баба-яга исчезла, Приёмная дочь проложила тропу, Страшный тёмный лес Я скучаю сегодня. На небе звёзды рассыпаны, Крепко-накрепко вбиты, Между звёзд лишь Облака летят от ветра. Кто-то сокровища закопал, Поклонился тому ли, «Я самый старый здесь» - Сидит одинокий дуб. Чтобы целебной воды испить, На колени став у святого источника, Ждать до рассвета, Когда папоротник расцветёт. На старый дуб прилетела Сова, тоже в задумчивость погрузилась, Словно говорит мне: «Вернулся ли?» - дитя моё. Кто гуляет у воды, Почему-то не видит меня, Властительница вод Всё ищет свою расчёску. В лесу недалеко, Когда луна восходит, Богатыри-лещие Играют в прятки до утра. На небе звёзды рассыпаны, Крепко-накрепко вбиты, Между звёзд лишь Облака летят от ветра. Кто-то сокровища закопал, Поклонился тому ли. «Я самый старый здесь» - Сидит одинокий дуб. «Я самый старый здесь» - Сидит одинокий дуб. Забыв все печали, Возвращаюсь в прошлое.