Авылым картлары

Старцы моей деревни

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
07.07.2026

Оригинальный текст

Исәнмесез, әбиләрем, Исәнмесез, бабайлар! Сезнең белән күрешкәнгә Үтте инде күп айлар. Урамнарда, табыннарда Бер сөйләшү - бер гомер. Миннән сезгә чәй янына Күчтәнәчкә җыр булыр. Авылымның олылары Сәлам бирә ерактан. Фатихалар, догалары Саклап килде газаптан. Урамнарда, табыннарда Бер сөйләшү - бер гомер. Миннән сезгә чәй янына Күчтәнәчкә җыр булыр. Картаерга ашыкмагыз, Булыр әле вакытлар. Мохтаҗ сезнең киңәшләргә Үсеп килгән оныклар. Урамнарда, табыннарда Бер сөйләшү - бер гомер. Миннән сезгә чәй янына Күчтәнәчкә җыр булыр.

Русский перевод

Здравствуйте, бабушки, Здравствуйте, дедушки! С нашей встречи прошла Уже не одна луна. На улицах, за столами Одни разговоры - одна жизнь. От меня к чаю вашему Гостинцем будет песня. Старшие моей деревни Шлют привет издалека. Их благословения, молитвы Сберегли от мук. На улицах, за столами Одни разговоры - одна жизнь. От меня к чаю вашему Гостинцем будет песня. Не спешите стареть, Ещё будет время. В ваших советах нуждаются Растущие внуки. На улицах, за столами Одни разговоры - одна жизнь. От меня к чаю вашему Гостинцем будет песня.