Оригинальный текст
Янәшәдә шаулап ага
Стәрле боргаланып.
Чатыр тау да сиңа карый,
Сокланып, горурланып.
Уразаем - туган авылым,
Гөрләп үсәсең.
Дәртләндереп күңелләрне
Җырга күчәсең.
Армый эшләп арттырабыз
Кырларның уңдырышын.
Хыялларга канат итеп
Яшьлегем омтылышын.
Киләчәгем юлы булып
Күренә урамнарың.
Чатыр таудан югарырак
Күтәрелсен даннарың.
Уразаем - туган авылым,
Гөрләп үсәсең.
Дәртләндереп күңелләрне
Җырга күчәсең.
Русский перевод
Рядом весело течёт
Звёздная излучина.
На тебя глядит Чатыр-тау,
Взволнованно, гордо.
Уразай моя - родная деревня,
Ты возвышенно растёшь.
Воспламеняя сердца,
В песню переливаешься.
Не покладая рук приумножаем
Урожай полей своих.
Вдохновляя мечтами
Порывы молодости моей.
Будущее твоим путём
Становятся твои улицы.
Пусть высятся над Чатыр-тау
Твои славные заслуги.
Уразай моя - родная деревня,
Ты возвышенно растёшь.
Воспламеняя сердца,
В песню переливаешься.