Оригинальный текст
Йомшак җилләр булып исәрмен дә
Тәрәзәңне килеп кагармын,
Мин кагармын, син качарсың, -
Йөрәгемә утлар ягармын.
Гөлчәчәкләр булып үсәрмен дә
Тәрәзәңә үрелеп карармын,
Мин карармын, син качарсың, -
Сөю ялкынында янармын.
Йолдыз булып күккә менәрмен дә
Өй турында балкып янармын,
Мин янармын, син качарсың, -
Төсең итеп кемгә багармын?
Русский перевод
Мягким ветром я прильну, повею -
У окна твоего постучу,
Я постучу - ты спрячешься, -
В сердце пламя свое разожгу.
Пышным цветом взойду и расправлюсь,
К твоему окну потянусь,
Я взгляну - ты укроешься, -
В огне любви навек загорюсь.
Стану звездной тропой, поднимусь я,
Над домом твоим засвечусь,
Я сгорю - ты исчезнешь, -
К чьему лику тогда обращусь?