Оригинальный текст
Кыр үрдәген аттым очкан чакта...
Җаным әрни көн-төн: ник аттым?
Яралы кош сыман хәзер үзем -
Кайтыр юлларымны югалттым.
«Туган якларыңа кайт, кайт», - диеп,
Пар үрдәкләр тезелеп киткәндер.
«Кайта», - диеп өзелеп көткәндер дә,
Көтә-көтә түземе беткәндер.
Яралы кош, бәлки, кайтып җитәр...
Мин язмыштан инде ычкынмам.
Танырсыңмы-юкмы - мин булырмын
Кош тавышы белән кычкырган.
Русский перевод
Степную утку я подстрелил на лету...
Душа болит и день и ночь: зачем стрелял?
Теперь я сам, как раненая птица -
Дороги к дому потерял.
«Вернись в родные стороны, вернись», -
Так, видно, в пары встав, утки улетали.
«Вернется», - верно, с болью ждали,
И, ожидая, терпенье растеряли.
Быть может, раненая птица долетит...
Я от судьбы уже не ускользну.
Узнаешь ты или нет - я буду
Кричать голосом птицы в вышину.