Татар атлары

Татарские кони

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Чаба атлар, томрылып чаба, Кыңгыраулар чыңлый юлларда, Ил шатлыгы тынмас булгангамы, Ятлар чыга куллар болгарга. Без мәңгегә, мәңгегә монда, Эх, бу җирне күпме таптады, Безнең йөрәк бәйрәмнәребезнең Кыңгыраулар таккан атлары. Чәчте-урды горур халкым, Үз язмышын ятка бирмәде, Татарларның бүген туган җирдән Үлемсезлек алган көннәре. Без мәңгегә, мәңгегә монда, Эх, бу җирне күпме таптады, Безнең йөрәк бәйрәмнәребезнең Кыңгыраулар таккан атлары. Кагылулар, сугылулар булса, Дошманнарга каршы чыгарбыз. Без туган тел булып җырларбыз да, Без туган ил булып сугарбыз. Без мәңгегә, мәңгегә монда, Эх, бу җирне күпме таптады, Безнең йөрәк бәйрәмнәребезнең Кыңгыраулар таккан атлары.

Русский перевод

Мчатся кони, вихрем мчатся, Колокольчики звенят в пути, Разве смолкнет радость нашего народа, Когда руки тянутся к рукам. Мы навеки, навеки здесь, Эх, как много эта земля вытерпела, Наших сердец праздники несут Кони, что звенят колокольчиками. Сеял и растил гордый мой народ, Свою судьбу чужим не отдавал, У татар сегодня на родной земле Дни, что обрели бессмертие. Мы навеки, навеки здесь, Эх, как много эта земля вытерпела, Наших сердец праздники несут Кони, что звенят колокольчиками. Если будут беды и сраженья, Мы против врагов восстанем. Мы родным языком будем петь, Мы за родную землю будем биться. Мы навеки, навеки здесь, Эх, как много эта земля вытерпела, Наших сердец праздники несут Кони, что звенят колокольчиками.