Оригинальный текст
Мин телим дусларга,
Көннәрнең яктысын,
Төннәрнең айлысын.
Күрмәсен башыгыз
Ялгызлык хәсрәтен,
Балалар кайгысын.
Кичерик ялгышны,
Үпкәне, шикләрне.
Шул гына үтенеч.
Гомернең соңында
Телмәсен йөрәкне
Газаплы үкенеч.
Мин телим дусларга
Имәннәр ныклыгын,
Каеннар аклыгын.
Кичик без ирләрчә
Тормышның зурлыгын,
Тормышның ваклыгын.
Русский перевод
Я желаю друзьям
Светлых дней,
Лунных ночей.
Пусть не увидят они
Печали одиночества,
Боли за детей.
Простим ошибки,
Обиды, сомнения -
Лишь об этом прошу.
На исходе пути
Пусть не режет сердце
Мучительное раскаяние.
Я желаю друзьям
Крепости дубов,
Белизны берёз.
Примем мы, как мужчины,
Величие жизни
И её суету.