Борчылма (беренче вариант)

Не тревожься (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

«Оча алмый самолетлар, Юлга чыкмый кошлар да», Дип уйлама, әгәр быел Кайталмасам кышларда... Борчылма, борчылма, Куркытмас кара болыт, Үтәлмәслек юллардан да Кайтырмын буран булып. Кайтырмын буран булып. «Пароходлар китәлмичә Торалардыр бәйләрдә», Дип уйлама, әгәр быел Кайталмасам җәйләрдә... Борчылма, кайтырмын, Куркытмас кара болыт. Салават күпере салып, Кайтырмын яңгыр булып. Кайтырмын яңгыр булып. «Машиналар үтә алмас Күмелгәндер эзләр дә», Дип уйлама, әгәр быел Кайталмасам көзләрдә... Борчылма, кайтырмын, Куркытмас кара болыт, Салкын көнеңне җылытып, Кайтырмын җилләр булып. Кайтырмын җилләр булып. «Җәяүлеләр йөри алмый, Очмый киек казлар да», Дип уйлама, әгәр быел Кайталмасам язларда... Борчылма, кайтырмын, Куркытмас кара болыт, Ераклардан яктырасың Иң якын ара булып. Иң якын ара булып.

Русский перевод

«Самолёты не взлетают, Птицы в путь не улетят», Не думай так, если этой Зимой не смогу вернуться... Не тревожься, не тревожься, Не пугает чёрный туч, Даже с непроходимых дорог Я вернусь метелью вдруг. Я вернусь метелью вдруг. «Пароходы не уходят, На швартовах стоят», Не думай так, если этой Летом не смогу вернуться... Не тревожься, я вернусь, Не пугает чёрный туч, Радужный мост накинув, Я вернусь дождём могуч. Я вернусь дождём могуч. «Машины не проедут - Засыпаны следы», Не думай так, если этой Осенью не смогу вернуться... Не тревожься, я вернусь, Не пугает чёрный туч, Твой холодный день согрею, Я вернусь ветрами вдруг. Я вернусь ветрами вдруг. «Пешеходы не проходят, Дикие гуси не летят», Не думай так, если этой Весной не смогу вернуться... Не тревожься, я вернусь, Не пугает чёрный туч, Ты издалека сияешь Самой близкою междой. Самой близкою междой.