Авылдашка хат

Письмо земляку

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Язгы сулар кебек ташып Сүрелгән яшь чаклардан, Туфрагында ятып калган Былтыргы яфраклардан Сәлам сиңа, авылдашым, Туган-үскән җирләрдән, Туган-үскән җирләренә Кайтып искән җилләрдән. Бала чактай җемелдәгән Таңгы нарасый чыктан, Һәр яз оясына кайтып Сайраган сыерчыктан Сәлам сиңа, авылдашым, Туган-үскән җирләрдән, Туган-үскән - җирләренә Кайтып искән җилләрдән. Авылыңның уйчан төнен Яктырткан тын аеннан, Әнкәң туфрагында моңсу Шаулаган ак каеннан Сәлам сиңа, авылдашым, Туган-үскән җирләрдән, Туган-үскән җирләренә Кайтып искән җилләрдән...

Русский перевод

Шумные, как воды вешние, Прошедшие юные годы, Прошлогодние листья, В земле своей остающиеся. Привет тебе, земляк мой, От родной сторонки, От ветров, что возвращаются К родимой земле. От утренней зари, Что шумела, как детство, От птички, что каждый весной В гнездо своё возвращается и поёт. Привет тебе, земляк мой, От родной сторонки, От ветров, что возвращаются К родимой земле. От тихого месяца, Что озарял мирную ночь твоего села, От белой берёзы, что печально Шумела в земле матери твоей. Привет тебе, земляк мой, От родной сторонки, От ветров, что возвращаются К родимой земле...