Бөдрә таллар (дүртенче вариант)

Кудрявые ивы (четвертый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Елга өстендә ялтырый Алтын нурлар таңнарда. Бөгелә-сыгыла баш ия Бөдрә таллар ярларда. Бөдрә талның ботаклары Ярдан суларга бөгелә. «Сөйгәнем син кайда?-диеп Үзәкләр бит өзелә Тал ботаклары астында Истә очырашкан кичләр. Сандугачнын җырын тыңлап Шашына минем хисләр. Бөдрә таллар матур бик тә, Ярдан суларга бөгелә. Кайда соң син мәхәббәтем? Син дип җаннарым өзелә. Сандугачым җырлары Таңнарда ишетелмәс. Китте инде сөйгән ярым Монда ул бүтән килмәс. Бөдрә таллар элеккечә, Ярдан суларга бөгелер. Кайда соң мәхәббәтем? Син дип җаным өзелер. Һәр кич саен сине сагынып, Яр буена мин килермен. Яшел бөдрә талым белән Сагышларымны бүлермен. Бөдрә таллар матур бик тә, Ярдан суларга бөгелә. Сине көтәм, мәхәббәтем, Үзәкләрем бит өзелә.

Русский перевод

Над рекой на рассвете сияют Золотые лучи по воде. Гнутся, клонятся, голову склонят Кудрявые ивы к воде. Ветви ивы к воде пригибаются, «Где же ты, милый?» - шепчет листва. От тоски разрывается сердце, Нет ответа, молчит тишина. Под ветвями ивы зелёной Помню встречи вечерних огней. Соловья прислушавшись песне, В вихре чувств потерял я покой. Кудрявые ивы так чудны, С берега тянутся к струе. Где ж ты, моя светлая нежность? Для тебя моя душа рвётся вся. Соловьиная трель на рассвете Больше слышаться здесь не придёт. Мой любимый ушёл и далече, И сюда он уже не войдёт. Кудрявые ивы, как прежде, Клонят ветви к живой воде. Где ж ты, моя тихая нежность? Для тебя моя душа рвётся вся. Каждый вечер, тоскуя о встрече, Я к озябшему берегу выйду. Со своей зелёной кудрявой ивой Пополам разделю свою грусть. Кудрявые ивы так чудны, С берега тянутся к струе. Жду тебя, моя светлая нежность, От разлуки душа рвётся вся.