И ДҮДӘМЕ, ДҮДӘМЕ

Добавлено
01.07.2026
Обновлено
01.07.2026

Оригинальный текст

Гармунчының исемнәре Гармун каешларында. Беребез кояш чыгышында, Беребез баешларында. Кушымта: И дүдәме, дүдәме, Гармунчыгыз өйдәме? Өйдә булса килсен әле, Биетеп китсен әле. Ялындыра, ялындыра, Ялындыра, килми ул, Килер иде, уйнар иде, Бию көен белми ул. Ялынмыйбыз, ялынмыйбыз, Ялынмыйбыз килмәсә; Гармун күтәреп йөрмәсен, Бию көен белмәсә. Өстәлләрдә калдырганмын Күлмәк кисемнәремне. Күкрәгемдә тибрәтермен Бәгырем, исемнәреңне. Кушымта.

Русский перевод

Имя гармониста На ремнях гармони. Один из нас на восходе солнца, Один из нас на закате. Припев: И дюдэме, дюдэме, Ваш гармонист дома ли? Если дома, пусть придёт же, Пусть спляшет и уйдёт. Ломается, ломается, Ломается, не идёт он, Пришёл бы, поиграл бы, Да плясовую мелодию не знает он. Не будем упрашивать, не будем упрашивать, Не будем упрашивать, если не придёт; Пусть не носит гармонь с собой, Если плясовую мелодию не знает. На столах я оставила Отрезы своего платья. В груди буду хранить, Родной мой, твоё имя.