КИЕК КАЗЛАР

Композитор
Автор текста
Добавлено
01.07.2026
Обновлено
01.07.2026

Оригинальный текст

Яңгырларда, явымнарда, Давылларда-җилләрдә Киек казлар кыйгылдаша Мин белмәгән телләрдә Киек казлар кыйгылдаша, Җырлашалар микәнни? Туган илләр кала бит дип Елашалар микәнни? Безнең дә бит шулар сыман Киткән еллар бар иде, Кыйгак-кыйгак, илем ерак, Дигән чорлар бар иде. Киек казлар кыйгылдаша, Сау бул якташ, диләрдер. Әллә кайтыр, әллә кайтмас Безнең башлар, диләрдер. Казлар кебек очасылар – Китәселәр юк минем, Кыйгак-кыйгак, илем ерак, Дияселәр юк минем. Кыйгылдашып болытларда Мин белмәгән телләрдә, Киек казлар китеп бара Мин күрмәгән илләргә.

Русский перевод

В дождях, в ненастьях, В бурях и ветрах Перекликаются дикие гуси На языке, мне неведомом. Перекликаются дикие гуси, Не поют ли они друг другу? Не о том ли плачут, Что родные края остаются позади? И у нас ведь были такие Уходящие годы, Времена, когда говорили: «Курлы-курлы, родина моя далеко». Перекликаются дикие гуси, Наверное, говорят: «Прощай, земляк». То ли вернутся, то ли нет Наши головы, говорят они. Как гуси, улетать Мне уже некуда, «Курлы-курлы, родина моя далеко» – Мне уже некому это сказать. Перекликаясь в облаках На языке, мне неведомом, Дикие гуси улетают В края, мной невиданные.