Оригинальный текст
Нефть биргән данлы бу җирләр,
Геройларга юмарт бу төшләр.
Азнакайда дистәләгән ирләр -
Легендага кергән кешеләр.
Милләте төрле булса да,
Әйтерсең, бер туганнар.
Авырлыклар каршысында
Каушап калмый торганнар.
Җир өстендә бодай дулкынлана,
Җир куйнында ята кара алтын.
Бөтен илебезгә дан итәләр
Әнә шулар Азнакай халкын.
Районыбыз хөрмәтенә
Армый-талмый эшлибез.
Азнакай безгә дан бирә,
Без аңа дан өстибез.
Тырыш хезмәт белән кайнап тора
Һәр көнебез, атна, аебыз.
Бишьеллыклар аша алга бара
Сөеклебез - Азнакаебыз.
Тормышыбыз яңарганга
Яшик әле шатланып.
Хезмәт уңышлары белән
Күңелләр канатланып.
Русский перевод
Нефть дарят эти славные земли,
Героям щедры их мечты и уделы.
В Азнакае - десятки мужчин,
Вошедших в легенду людей-исполинов.
Пусть род их разный -
Словно братья единые.
Перед лицом всех невзгод
Не теряют отваги, не сгинут они.
Над землей колышется спелая рожь,
В земных недрах лежит черное золото.
Славят всю нашу страну
Вот такие люди Азнакая доблестно.
Во имя чести района
Мы трудимся, не зная усталости.
Азнакай нам приносит славу,
Мы ему прибавляем славы с радостью.
Трудом горячим кипит
Каждый день наш, неделя и месяц.
Через пятилетки вперед идет
Любимый наш - Азнакаебыз.
Раз жизнь наша обновилась -
Будем жить, ликуя и радуясь.
От трудовых побед
Пусть сердца расправляют крылья, взмываясь.