Оригинальный текст
Ярат диеп ничек әйтим сиңа,
Ишетмәгәч синнән җавапны.
Белсәң иде: синең белән генә
Мин үземне сизәм канатлы.
Ярат мине диеп әйтеп булмый,
Шакып булмый йөрәк түренә.
Яратулар булса кара-каршы,
Бәхетләр дә шуннан үрелә.
Яратам шул сине дәшми генә,
Хисләремне килми сөйлисем.
Мин яратам сине гел үземчә,
Тик үземчә килә сөясем.
Ярат мине диеп әйтеп булмый,
Шакып булмый йөрәк түренә.
Яратулар булса кара-каршы,
Бәхетләр дә шуннан үрелә.
Яратмасаң - әйдә, яратмассың,
Яннарымда гына бул бары.
Син янымда булсаң - шул да житә,
Үкендермәс гомер юллары.
Ярат мине диеп әйтеп булмый,
Шакып булмый йөрәк түренә.
Яратулар булса кара-каршы,
Бәхетләр дә шуннан үрелә.
Русский перевод
Как сказать тебе «люби меня»,
Не услышав от тебя ответа.
Если б знала ты: лишь с тобою
Я чувствую себя окрылённым.
Нельзя сказать «люби меня»,
Нельзя стучаться в глубь сердца.
Когда любовь взаимна,
И счастье из неё плетётся.
Я люблю тебя, но не скажу,
Не могу я высказать чувства.
Я люблю тебя по-своему,
Только по-своему могу любить.
Нельзя сказать «люби меня»,
Нельзя стучаться в глубь сердца.
Когда любовь взаимна,
И счастье из неё плетётся.
Не любишь - что ж, не полюбишь,
Только будь со мною рядом.
Если ты со мной - и этого довольно,
Не упрекнут меня дороги жизни.
Нельзя сказать «люби меня»,
Нельзя стучаться в глубь сердца.
Когда любовь взаимна,
И счастье из неё плетётся.