Синең язлар

Твои весны

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Язлар исе килә синнән, Килгәнсең язлар белән. Язлар ничек яшәрткәнне Әйтмә дә, үзем беләм. Яз кояшы кебек үзең, Елмаеп тора йөзең. Синең кебек яз гүзәлен Мин эзләп таптым үзем. Эзләп таптым үзем... Язлар белән килдем диеп әйтмә, беләм инде. Йөрәгемне сиңа гына ышанып бирәм инде. Сине ничек яратканны үзем генә беләм, Яшьлегеңнең язларына ал инде үзең белән. Сиңа мине гашыйк иткән Ул синең язлар икән. Бу сөюдән башларым да Әйләнә башлар микән? Яшьлегемнең гүзәл чагын, Язларын күрәм синдә. Яшьлегемнең язы булып Яшәсәң иде гел дә. Гел дә... Язлар белән килдем диеп әйтмә, беләм инде. Йөрәгемне сиңа гына ышанып бирәм инде. Сине ничек яратканны үзем генә беләм, Яшьлегеңнең язларына ал инде үзең белән.

Русский перевод

От тебя веет весною, Ты пришла вместе с весною. Как весна меня оживляет - Не скажу, но сам я знаю. Ты словно солнце весеннее, Лицо твоё сияет. Такой красавицы-весны, Как ты, я сам нашёл. Сам нашёл... Не говори: «Пришёл я с весною», - я и так знаю. Сердце своё тебе одному доверить я уже готов. Как я люблю тебя - знаю только я сам, Весны твоей юности возьми-ка себя с собой. Тот, кто сделал меня влюблённым в тебя - Это твои весны, оказывается. Не закружится ли голова моя От этой любви? Прекрасный момент моей юности, Весны её вижу в тебе. Чтобы бы вечно жил ты весной моей юности, Вечно... Не говори: «Пришёл я с весною», - я и так знаю. Сердце своё тебе одному доверить я уже готов. Как я люблю тебя - знаю только я сам, Весны твоей юности возьми-ка себя с собой.