Казан (беренче вариант)

Казань (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бакчаларга уралып, Башкаладан нур алып, Гөрли Казан, матур Казан, Үсә Казан нурланып. Зур гигантлар күтәрелә Йолдызларга үрелеп, Йолдызларга үрелеп - Бөтен илгә күренеп. Көннән-көн яктырак булып Балкый Казан утлады. Бөтен Ватанга танылды Казан комбинатлары. Үсә Казан, гөрли Казан Туган ил кочагында. Бүген гүзәл, киләчәге Гүзәлрәк тагын да. Сокланып карап үтәсең Һәр салынган йортына. Зур диңгезнең кораблары Керә Казан портына. Никадәрле герой бездә, Никадәр галим бездә, Һәркем сакта, һәркем сафта Кадерле илебездә.

Русский перевод

В сады укрытаясь, Свет столичный впитав, Гремит Казань, красавица, Растет Казань, сияя. Встают гиганты мощные, К звездам тянутся смело, К звездам тянутся смело - Видны всей стране целой. День ото дня светлее Казань огнями вспыхнула. На всю Отчизну славны Казанские комбинаты. Растет Казань, гремит Казань В объятьях родины своей. Сегодня дивна, а грядущее Еще прекрасней, еще ясней. С восхищением проходишь Мимо каждого дома. Корабли большого моря В порт Казани входят снова. Сколько героев у нас, Сколько ученых у нас, Каждый на страже, каждый в строю В дорогой нашей стране.