Яз айлары

Месяцы весны

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Яз айлары, яз айлары Яшелләтә кырларны; Яз айлары хәтерләтә Онытылган җырларны. Яз сулары, яз сулары Актара яр, комнарны; Яз айлары кабындыра Сүрелгән ялкыннарны. Яз нурында, яз нурында Чәчәк ата үрмә-гөл. Яз-айлары сагынуымны. Тирәнәйтә бермә-бер. Яз аенда кошлар оча Тирәктән тирәкләргә, Хезмәт җыры тулып ташый Йөрәктән йөрәкләргә.

Русский перевод

Месяцы весны, месяцы весны, Зеленеют ими поля; Месяцы весны напоминают Песни, что забыл я. Воды весны, воды весны Размывают берег, пески; Месяцы весны разжигают Погасшие огоньки. В свете весны, в свете весны Зацветает вьюн-цветок. Месяцы весны мою тоску Углубляют во сто крат. В месяцы весны летят Птицы с тополя на тополь, Песня труда переливается От сердца к сердцу.