Оригинальный текст
Кояш баткан чакта, Сок буенда
Синең җырларыңны җырладым.
Сайравыннан туктап, сандугач та,
Сандугач та сагынып тыңлады.
Сокның дулкыннары алып китте
Синең тарафларга моңымны.
Әллә кайтасыңмы туган якка? -
Сок буйлары көтә җырыңны.
Иңнәреңнән кочып, тал-тирәкләр
Минем хисләремне сөйләрләр.
Күзләреңнән үбеп, ал чәчәкләр:
«Ул бит көтте сине», - диярләр.
Русский перевод
На закате солнца, у реки Сок
Я пела твои песни.
Остановившись от пения, и соловей тоже,
И соловей тоскуя слушал.
Волны Сока унесли
Мою тоску в твою сторону.
Не вернёшься ли ты на родную сторону? -
Берега Сока ждут твоей песни.
Обнимая твои плечи, ивы и тополя
Расскажут о моих чувствах.
Целуя твои глаза, алые цветы:
«Она ведь ждала тебя», - скажут.