Казан кичләре

Казанские вечера

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кил әле, Иделнең җиләс җиле, Юлларга чәчәкләр сип әле. Ак булып, саф булып истә калсын Казанның кадерле кичләре. Туган ил чакырган зур юлларга Китәрбез таңнарда без моннан. Озатып калырсың безне, Казан, Баласын очырган кош сыман. Яшәрбез туган җир туфрагында, Кырларда, Иделдә-диңгездә. Исән-сау булсыннар балалар, дип, Хәерле юл телә, Ил, безгә. Иделгә сузылган айлы юлдан Тын гына, моң гына җыр ага. Сагынырбыз, дуслар, бу кичләрне Чәчләргә чал кергән чорда да. Ал гөлләр сибегез безнең юлга, Иделнең иртәнге җилләре. Мәңгегә, гомергә истә калсын Казанның кадерле кичләре.

Русский перевод

Дунай, ласковый ветер с Идели, Осыпай цветы на дороги. Пусть чистыми, светлыми остаются в памяти Дорогие казанские вечера. Родина зовёт в большие пути Уходим мы на рассвете отсюда. Ты проводишь нас, Казан, Как птица, провожающая дитя в полёт. Будем жить на родной земле, В полях, на Иделе и на море. «Пусть будут здоровы дети» - желая, wish us good journey, Отчизна. От лунной дороги, протянувшейся к Иделю, Течёт тихая, напевная песня. Будем скучать, друзья, по этим вечерам Даже когда сединой покроемся. Красными цветами посыпьте наш путь, Утренние ветры Иделя. Пусть навсегда, на всю жизнь остаются в памяти Дорогие казанские вечера.