Киек казлар (беренче вариант)

Дикие гуси (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Яңгырларда, явымнарда, Давылларда-җилләрдә Киек казлар кыйгылдаша Мин белмәгән телләрдә. Киек казлар кыйгылдаша, Җырлашалар микәнни? Туган илләр кала бит, дип, Елашалар микәнни? Безнең дә бит шулар сыман Киткән еллар бар иде; Кыйгак-кыйгак, илем ерак, Дигән чорлар бар иде. Киек казлар кыйгылдаша, Сау бул, якташ, диләрдер. Әллә кайтыр, әллә кайтмас Безнең башлар, диләрдер. Казлар кебек очасылар - Китәселәр юк минем; Кыйгак-кыйгак, илем ерак, Дияселәр юк минем. Кыйгылдашып болытларда Мин белмәгән телләрдә, Киек казлар китеп бара Мин күрмәгән илләргә.

Русский перевод

В дождях, в ливнях, В бурях и в ветрах Дикие гуси кричат На языках, мне незнакомых. Дикие гуси кричат - Неужто песню поют? «Родные края остаются», - Неужто плачут, зовут? И у нас ведь, как у них, Были годы отлетные; «Кыйгак-кыйгак, край мой далек», - Были дни безысходные. Дикие гуси кричат - «Прощай, земляк», - говорят. «То ли вернутся, то ль нет Наши головы», - твердят. Как бы гусем взвиться - Да улетать мне нельзя; «Кыйгак-кыйгак, край мой далек», - Мне повторять не судьба. Кричат в облаках На языках, мне незнакомых, Дикие гуси уходят В края, мною не виданные.