Ромашкалар (беренче вариант)

Ромашки (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ромашкалар тирбәлә җирдә, Бер күмелеп, тагын күренеп. Йөгерә-йөгерә шаян нәниләр Кырда качыш уйнаган кебек. Ромашкалар үскән далада Искә төште бергә чакларым. Сөя микән, юк микән, диеп, Канатларын йолкам аларның. Юк, ромашка, минем йөрәкнең Януларын баса алмыйсың. Сөя әле сине, сагына, диеп, Алдыйсың ич мине, алдыйсың. Юк, ышанмыйм ромашкаларга, Алдаша ич алар, алдаша. Аның кабере өстендә инде Резедалар үсә ләбаса.

Русский перевод

Ромашки в поле тихо качаются, То скроются, то снова покажутся. Будто шаловливые малыши В лугах в прятки резвятся, кружась. Там, где ромашки росли в степи, Вспомнились мне наши общие дни. «Любит ли, нет ли?» - гадал, обрывая Белые лепестки, не унимаясь. Нет, ромашка, ты сердце мое От жгучей тоски не спасешь, не спасешь. «Любит, скучает», - ты лжешь, ты обманываешь, Лжешь мне, ромашка, обманываешь. Нет, ромашкам я больше не верю - Лгут они, лгут, все равно не поверю. На ее могиле уже, посмотри-ка, Резеда разрослась, зацвела, как безликa.