Дуслык көче

Сила дружбы

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бер дускаем Ырынбурдан, Икенчесе Казаннан, Ә мин үзем Өфеләрдән, Без дусларбыз кайчаннан. Ныклы дуслык, рухи байлык, Безнең йөрәк түрендә. Өфе, Казан һәм Ырынбур, Кан кәрдәшләр гомергә. Мына шундый дуслар барда Мин югалмам иншалла. Зинһар шушы дусларыма Мәрхәмәтле бул Алла. Дала киңлекләренә тиң Дусларымның күңеле, Киләчәге аларның киң, Безгә бергә күңелле. Очрашканда моң түгелә Гармун, баян теленнән. Җырыбыз бер, моңыбыз бер, Бер нәрсә юк бүлергә. Мына шундый дуслар барда Мин югалмам иншалла. Зинһар шушы дусларыма Мәрхәмәтле бул Алла. Җырлашып туя алмыйбыз, Сөйләшеп сүзләр бетми. Очрашик гел еш дускайлар, Гомер дигәнен көтмик. Ныклы дуслык, рухи байлык, Безнең йөрәк түрендә. Өфе, Казан һәм Ырынбур, Кан кәрдәшләр гомергә. Мына шундый дуслар барда Мин югалмам иншалла. Зинһар шушы дусларыма Мәрхәмәтле бул Алла.

Русский перевод

Один мой друг из Оренбурга, Второй родом из Казани, А я сам из Уфы, Мы друзья с давних пор. Крепкая дружба, духовное богатство, В глубине наших сердец. Уфа, Казань и Оренбург, Кровные братья навеки. Когда есть такие друзья, Я не пропаду, иншаллах. Прошу, этим моим друзьям Будь милостив, Аллах. Широка, как степные просторы, Душа моих друзей, Их будущее светло и широко, Вместе нам радостно. Когда встречаемся, льётся мелодия Из гармони и баяна. Песня у нас одна, напев один, Нечего нам делить. Когда есть такие друзья, Я не пропаду, иншаллах. Прошу, этим моим друзьям Будь милостив, Аллах. Не можем напеться песнями, Беседуя, слова не кончаются. Будем встречаться чаще, друзья, Не станем ждать, пока жизнь пройдёт. Крепкая дружба, духовное богатство, В глубине наших сердец. Уфа, Казань и Оренбург, Кровные братья навеки. Когда есть такие друзья, Я не пропаду, иншаллах. Прошу, этим моим друзьям Будь милостив, Аллах.