Кайтам туган җиремә

Вернусь на родную землю

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Йөкче! Чаптыр атларыңны Арбаң бик әкрен бара. Сагынып кайтам авылыма Әнкәем яннарына. Шытыр - мытыр йөгерә арба Үтә кырлар басулар. Тәгәрмәчләр шыгырдыйлар Моңлы җырлар такмаклар. Авырлыклар халык түзәр. Егетләребез батыр. Кызларыбыз бигрәк гүзәл, Туган телебез матур. Атлар тиз чаба башлады Үтә кырлар - басулар. Сагынып кайттым иркенлеккә Авылдашлар - туганнар. Шыпырт кына утыра йөкче Каршы җилләр ыжгыра. Җилләр искән моңнарына Хуҗа! Селкенеп җырла! Авырлыклар халык түзәр. Егетләребез батыр. Кызларыбыз бигрәк гүзәл, Туган телебез матур. Җырлап, тиз җиттек авылга Манарасы күренә. Йөрәгем бик йомарланды Каршы әнкәем йөгерә. Йөкче! Туктат атларыңны Кайттым туган җиремә. Рәнҗемә минем әнкәем Өйгә кайттым мәңгегә! Авырлыклар халык түзәр. Егетләребез батыр. Кызларыбыз бигрәк гүзәл, Туган телебез матур.

Русский перевод

Возница, гони-ка коней, Телега тащится вяло. С тоскою лечу в деревню, К матери, к родному очагу. Скрипя и покрякивая, телега Несется меж нив и поля. Колеса уныло свистят, В такт тоскливым напевам, прибауткам. Трудности наш народ вынесет, Парни у нас смелы, Девушки наши особенно дивны, Родная речь наша красива. Кони пошли все быстрей, Мчат через нивы и поля. Соскучившись по простору, вернулся К односельчанам, к родным. Тихо сидит возница, Навстречу ревут ветра. На их напевы ветровые, Хозяин, покачиваясь, пой! Трудности наш народ вынесет, Парни у нас смелы, Девушки наши особенно дивны, Родная речь наша красива. С песней мы быстро достигли села, Минарет уже ввысь виден. Сжалось крепко мое сердце - Навстречу матушка бежит. Возница, стой, останови коней, Я вернулся на родную землю. Не сердись на меня, мама, Домой пришел я навсегда! Трудности наш народ вынесет, Парни у нас смелы, Девушки наши особенно дивны, Родная речь наша красива.