Оригинальный текст
Һәркемгә дә бирә икән
Ходай зур бүләк.
Ул биргән гомерләрне соклап,
Матур яшәргә кирәк.
Теләк телә барысына:
Олысы,кечесенә.
Изге теләк теләгәндә
Бәхет иңә күң(е)леңә.
Телә саулык,телә бәхет,
Зур шатлык телә.
Өметсез яши бары бу җирдә
Тик теләксезләр генә.
Теләк телә барысына:
Олысы,кечесенә.
Изге теләк теләгәндә
Бәхет иңә күң(е)леңә.
Ак болыттай гүя булсын
Күңелең һәрчак.
Син теләгән теләкләр бер көнне
Кайтыр сиңа мең кабат.
Теләк телә барысына:
Олысы,кечесенә.
Изге теләк теләгәндә
Бәхет иңә күң(е)леңә.
Русский перевод
Каждому Бог посылает
Щедрый дар.
И жизнью, что им дарована,
Любоваться надо, жить красиво.
Загадай желание всем:
И старшим, и малым.
Когда желаешь чистого,
Счастье сходит на сердце.
Пожелай здоровья, пожела́й удачи,
Большой радости пожелай.
Без надежды живут на этой земле
Лишь те, у кого нет желаний.
Загадай желание всем:
И старшим, и малым.
Когда желаешь чистого,
Счастье сходит на сердце.
Пусть будет, как белое облако,
Твоя душа всегда.
Твои желания однажды
Вернутся к тебе тысячекратно.
Загадай желание всем:
И старшим, и малым.
Когда желаешь чистого,
Счастье сходит на сердце.