Вакытларны булмый туктатып (беренче вариант)

Время не остановить (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Вакыт кылымнарын үрәм-сүтәм Кыш-язларны көтәм һәрвакыт. Агачларда алтын, чәчтә көмеш Кышларымны гына, язларымны гына, Җәйләремне булмый туктатып. Еллар ялына ябышып китимме әллә Учларымнан ага ком вакыт Йөрәк җырым әле җырланмаган Елларымны гына, айларымны гына, Көннәремне булмый туктатып. Карашларың кагылып, кагылып китә Күзләремне яшерәм һәрвакыт. Үкенермен әле, ник кыймадым Сәгатьләрне генә, минутларны гына, Секундларны булмый туктатып. Без мәңгегә җиргә килмәгәнбез Безнең барлык үзе бер вакыт. Бер-беребезнең кадеребезне белик Вакытларны гына, вакытларны гына, Вакытларны булмый туктатып.

Русский перевод

Тку и распускаю полотнища времени, Зимы и весны поджидаю опять. На ветках - золото, в волосах - серебро, Зимы мои только, весны мои только, Лета моего не остановить. За гриву лет мне бы ухватиться, быть может, Сквозь пальцы уходит песок-время. Песнь сердца ещё не спета, Годы мои только, месяцы мои только, Дни мои не удержать. Твой взгляд прикасается - коснётся и уйдёт, Я прячу свои глаза всегда. Потом пожалею: зачем не остановила Часы лишь, минуты лишь, Секунды - не удержать. Мы не пришли на землю навечно, И наше бытие - всего лишь срок. Давайте ценить друг друга, Время лишь, время лишь, Время не остановить.