Катерина (Катаржан юлы)

Катерина (Дорога каторжан)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әнкәй безне тугачтын да Ак биләүгә биләгән, Ак биләүләргә биләгән Бәхетең булсын димәгән. Әби патша юл салдырган, Безгә ирек бирмәгән. Катаржан юлы, катаржан юлы, Татарлар юлы, эх, такыр микән, Күңелем сизә, шушы юллардан Газиз башкаем, эх, кайтыр микән. Катерина, Катерина, Юлларың такыр, Катерина, Катерина Әйләнеп кайтыр. Кояш чыга әйләнеп, Ак болытка бәйләнеп. Насыйп булса, без кайтырбыз, Без кайтырбыз әйләнеп, Әби патша юлларында Богауларга бәйләнеп. Катаржан юлы, катаржан юлы, Татарлар юлы, эх, такыр микән, Күңелем сизә, шушы юллардан Газиз башкаем, эх, кайтыр микән. Катерина, Катерина, Юлларың такыр, Катерина, Катерина Әйләнеп кайтыр. Кай якларга очасың дип, Кыр казыннан сорадым. Ул кычкырып җавап бирде, Мин утырып еладым, Зәңгәр күктә кыр казларын Кайтуыма юрадым. Катаржан юлы, катаржан юлы, Татарлар юлы, эх, такыр микән, Күңелем сизә, шушы юллардан Газиз башкаем, эх, кайтыр микән. Катерина, Катерина, Юлларың такыр, Катерина, Катерина Әйләнеп кайтыр.

Русский перевод

Мать, как только мы родились, Белой пеленою спеленала, Белой пеленой укутала - Не пожелала нам ни разу счастья. Старая царица проложила путь, Нам свободы не дала. Дорога каторжан, дорога каторжан, Татарская дорога - эх, гладка ли она? Сердце чу́ет: по этим тропам Мой головушке, эх, вернуться ли суждено? Катерина, Катерина, Гладкие пути, Катерина, Катерина, Возвратись, приди. Солнце выйдет, обойдёт кругами, К белым облакам привяжется. Если суждено - мы вернёмся, Мы вернёмся, обойдём кругами, По дорогам старой царицы, Кандалами повяжемся. Дорога каторжан, дорога каторжан, Татарская дорога - эх, гладка ли она? Сердце чу́ет: по этим тропам Мой головушке, эх, вернуться ли суждено? Катерина, Катерина, Гладкие пути, Катерина, Катерина, Возвратись, приди. «В какие края летишь?» - Я у степного гуся спросил. Он крикнул громко в ответ, А я сел и зарыдал, Голубых в небесах гусей К своему возвращенью приметой считал. Дорога каторжан, дорога каторжан, Татарская дорога - эх, гладка ли она? Сердце чу́ет: по этим тропам Мой головушке, эх, вернуться ли суждено? Катерина, Катерина, Гладкие пути, Катерина, Катерина, Возвратись, приди.