Каен ауган

Береза упала

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сандугачның күрсәң иде Юлга тезелгәннәрен. Һичкем белми йөрәгемнең Нигә өзелгәннәрен. Нигә өзелгәннәрен. Каен ауган, каен ауган, Кайтасы юлларыма. Әле ятларда булсаң да Кайтырсың яннарыма. Шыбыр-шыбыр яңгыр ява Эх мин үләннәр булсам. Мин үләннәр булыр идем Син бөрлегәннәр булсаң. Син бөрлегәннәр булсаң. Каен ауган, каен ауган, Кайтасы юлларыма. Әле ятларда булсаң да Кайтырсың кулларыма. Сандугачым сизәсеңме Талыңны каердылар. Сине талдан, мине ярдан, Дошманнар аердылар. Дошманнар аердылар. Каен ауган, каен ауган, Кайтасы юлларыма. Әле ятларда булсаң да Кайтырсың яннарыма.

Русский перевод

Соловей мой, увидел бы ты, Как в дорогу легли они в ряд. Никто не узнает, за что Сердце рвалось назад. Сердце рвалось назад. Береза упала, береза упала На пути твоего возвращенья. Хоть ты ныне среди чужбины, Все равно вернешься ко мне. Шелестит-шелестит дождь с небес, Ах, когда б мне травою стать. Я бы травою остался, Если б ты был ягодой-слад. Если б ты был ягодой-слад. Береза упала, береза упала На пути твоего возвращенья. Хоть ты ныне среди чужбины, Все равно вернешься в мои ладони. Соловей мой, чувствуешь ли - Твой тальник сломали в тоске. Тебя от тальника, меня от берега Разлучили враги. Разлучили враги. Береза упала, береза упала На пути твоего возвращенья. Хоть ты ныне среди чужбины, Все равно вернешься ко мне.