Тик туган җирдә генә (икенче вариант)

Только на родной земле (второй вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сагынышып кошлар кайта Түгәрәк күлләренә. Ояларын ясый алар Тик туган җирдә генә. Сандугачлар кунып сайрый Талларның иңнәрендә. Талларның иңнәрендә. Дөнья ямьле, сулар тәмле Тик туган җирдә генә. Тик туган җирдә генә. Җырлый-җырлый күтәреләм Тормышның үрләренә. Шатлыгым да, хәсрәтем дә Тик туган җирдә генә. Сандугачлар кунып сайрый Талларның иңнәрендә. Талларның иңнәрендә. Дөнья ямьле, сулар тәмле Тик туган җирдә генә. Тик туган җирдә генә.

Русский перевод

С тоской возвращаются птицы К родным круглым озёрам. Свои гнёзда они вьют Только на родной земле. Соловьи поют, опустившись На плечи ив. На плечи ив. Мир прекрасен, воды сладки Только на родной земле. Только на родной земле. С песней поднимаюсь я На высоты жизни. И радость моя, и печаль моя Только на родной земле. Соловьи поют, опустившись На плечи ив. На плечи ив. Мир прекрасен, воды сладки Только на родной земле. Только на родной земле.