Таныш дулкыннар

Знакомые волны

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Шәүләседәй энҗе йолдызларның Өфе өстендә утлар кабына. Шул кичләрне, таныш дулкыннарны, Һәм, акыллым, сине сагынам. Хәтерлимен ерак Идел төнен, Ак пароход, яшел утларын. Хәтерлимен ничек без Өфенең Ярларына килеп туктадык. Дулкыннар, сез таныш дулкыннар, Агыйдел дулкыннары. Агыгыз сез, әйдә, янсыннар Мәхәббәт ялкыннары. Мин саклармын изге минутларны, Яктырырлар алар хәтердә, Үтелергә тиеш бар юлларны Минем юлдаш булып үтәрләр. Кайсы ярга сыенып йоклыйлардыр Безне кавыштырган дулкыннар? Ишетәм төсле һаман мин аларның Гүзәл җырын сөю хакында. Дулкыннар, сез таныш дулкыннар, Агыйдел дулкыннары. Агыгыз сез, әйдә, янсыннар Мәхәббәт ялкыннары.

Русский перевод

Как тени жемчужных звезд в вышине Над Уфой загораются огни. Те вечера, знакомые волны - И, любимая, тебя я храню в тоске. Помню дальнюю ночь над Иделем, Белый пароход, зеленый огонек. Помню, как мы у берегов Уфы Пришвартовались и замерли на миг. Волны, вы - знакомые волны, Волны Агидели. Плывите, пусть разгорятся Пламя нашей любви. Я сберегу святые минуты, В памяти свет их засияет вновь, Все пути, что должны пройтись, Пройдут со мной, как верный спутник, вновь. К каким берегам приютились сном Волны, что нас свели тогда? Слышу будто и ныне их Прекрасную песню о любви. Волны, вы - знакомые волны, Волны Агидели. Плывите, пусть разгорятся Пламя нашей любви.